Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАВЫК ИТЕННӘН ӨЛЕШ (РЕЦЕПТ)

"Саба таңнары" газетасыннан Рафилә Шәмсетдинованың тавык итеннән өлеш рецептын тәкъдим итәбез.

(Интертат)

1 кап йомшартылган маргарин яки атланмайны он белән уарга. Шуңа 1 йомырка сытып, барысын бергә тугларга.

100 г суга бер чеметем тоз, 1 уч шикәр комы һәм аз гына чәй содасы салып, йомшак итеп камыр басарга (камырга кибет каймагы өстәсәң, тагын да тәмлерәк була). Камыр ярты сәгать чамасы "ял иткән" арада, өлешнең эчлеген ясарга.

Тавык түшен, бәрәңге белән суганны вак итеп турарга, 2-3 лавр яфрагы ваклап салырга. Коры булмасын өчен, бераз атланмай кушарга.

Өлеш бәлеш рәвешендә ясала. Гадәттә, өлешкә капкач та ясыйлар, әмма капкачсыз гына ясарга, пешәр алдыннан ачык өлешеннән шулпа салырга мөмкин.

Майлы табага тезеп, өсләренә тугланган йомырка сылап, 180-200 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерергә. Табынга шулпа белән чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев