Татарстанда тагын ун кеше коронавирустан үлгән
Яңалыклар

Татарстанда тагын ун кеше коронавирустан үлгән

24 октябрьгә республикада коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 927гә җиткән.

Татарстанда тагын ун кеше коронавирустан үлгән.

Алар арасында җиде ир-ат (1938, 1955, 1961, 1946, 1948, 1949, 1948 елгы) һәм өч хатын-кыз (1933, 1943 һәм 1960 елларда туган).

"Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

24 октябрьгә республикада коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 927гә җиткән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев