Реклама
Яңалыклар
Суны рациональ куллану кирәк!
Җәйге эссе көннәрне су куллану берничә тапкырга арта. Шәхси хуҗалыкларда бу аеручада да нык күзәтелә
Соңгы көннəрдə Мөслимдə cу бетү очраклары күзəтелде. Халык әлеге мәсьәләдән борчылып социаль челтәрләрдә шикаятьләр яза. Бу мəсьəлə буенча Инженерлык челтəре ачыклык кертə:
Җәйге эссе көннәрне су куллану берничә тапкырга арта. Шәхси хуҗалыкларда бу аеручада да нык күзәтелә. Бакчаларга күпләп су сибү нәтиҗәсендә суның басымы кими һәм күп фатирлы, таулырак урамнарда урнашкан шәхси йортларга су килеп җитә алмый.
Мөслим җирлеген су белән тәэмин итү буенча 3 скважина эшли, Ташлыяр чишмәсеннән су килә, шулай ук Иске Вәрәш чишмәсе дә тоташтырылды. Станцияләр бар куәтенә эшли, ләкин суны «урлап» куллану суга кытлык проблемасын китереп чыгара.
Һава торышы коры булу сәбәпле дә су кулланылышы арта килә, ә чишмәләрдә, су җыю чыганакларында запас су җыелып өлгерә алмый.
Бүгенге көндә су куллану буенча теркәлгән абонетлар саны: Мөслим - 1225 фатир, Мөслим - 1557, Катмыш авылы - 51 шәхси йорт.
Өзлексез су бирүне торгызу буенча эшләр туктатылмый, әммә ләкин халыктан да, үзара ихтирамлы булып, суны рациональ куллануны сорыйбыз, - ди Мөслим инженерлык челтәре җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев