Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд карары чыкты

Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар һаман да бар. “Профилактика максатыннан уздырылган рейд барышында спиртлы эчемлек исе аңкып торган өч шофер тоткарланды”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыру җәмәгать суды алдына басу белән төгәлләнә. Хөкемдар каршына баскач, машина йөртүчеләр үз гамәлләре өчен үкенүләрен белдерә.
6 август көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Нәбиев эшен карады. Бакалы районыннан Мөслимгә кунакка килгән ир-егет эчүенең сәбәбен якын дустының туган көнен билгеләп үтүе белән аңлатты. Ул гаебен өлешчә таныды.
– Сыра белән аракыны катнаштырып эчмәгән булсам, бәлки, алкотестер күрсәтмәгән дә булыр иде, – дип, гаепләнүче шаяртырга да тырышып карады. Йөзендәге елмаю хөкемдар карарыннан соң эреп юкка чыкты. 
Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Әлеге язмада Нәбиевның ДАИ инспекторлары белән сүз көрәштереп торуы аермачык күренә. Хәрәкәтләрендә һәм сөйләшүендә ир-атның исерткеч эчемлекләр кулланганлыгына ишарәләүче сүлпәнлек һәм агрессия күзгә ташлана. Райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан күбрәк булуын алкотестер гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслый. 
Административ җинаять кылганы өчен Нәбиевка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 
Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев