Спартакиада ярышлары
Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар биш спорт төре буенча көч алышты.
21 нче май көнне Мөслимнең универсаль спорт залында Бөек Җиңүенең 76 еллыгына багышланган өлкән буын гражданнары арасында ”Өченче буын” XI республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды. Мөслим, Мәлләтамак, Рус Шуган, Яңа Усы, Баек, Михайловка авыл җирлекләреннән барлыгы 35 кеше катнашты.Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар биш спорт төре буенча көч алышты. Җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату һәм дартс уеннарында һәммәсе беренче булды. Өлкәннәргә истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев