Шәхси хуҗалыкта янгын чыккан
Яңалыклар

Шәхси хуҗалыкта янгын чыккан

Бу - ел башыннан алтынчы янгын.

23 апрель көнне Ташлыяр авылының Урожай урамындагы шәхси хуҗалыкта янгын чыгып, сарай тулысынча янып бетә. Сәбәбе - электр чыбыгындагы кыска ялганыш. 

"Электр җиһазлары белән эшләгәндә саклык кагыйдәләрен үтәүгә салкын карамагыз. Бу - ел башыннан алтынчы янгын. Сарай иминиятләштерелмәгән булган", - дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Илнар Идиятов фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев