Сезон ябылды
Яңалыклар

Сезон ябылды

«Татнефть» кубогы призына ат ярышлары узды.

8 октябрь көнне Әлмәт районының "Рангоут" тренировка үзәге ипподромында сезон ябылды. Анда  "Татнефть" кубогы призына  ярышлар узды. 

Районыбыз данын яклап, "Аргамак" ат спорты мәктәбеннән - биш, шәхси хуҗалыклардан - дүрт, "Роща" нәселле атлар үрчетү комплексыннан ике ат ярышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.

Ярышларда Россиянең төрле регион-шәһәрләреннән 120 артык юртак һәм чабышкы атлар, җайдаклар һәм наездниклар үзләренең осталыкларын сынадылар.

Районыбызда тәрбияләнгән атларыбыз, көчле көндәшлек булуга карамастан, призлы урыннар яулауга ирештеләр.

Ат йөртүчеләр - Фазаел Вәлиев, Мөхәммәтдин Хәертдинов, Ринас Маннанов, Мәхмүт Баһаутдинов, Мирзафатыйх Мирсалихов, Айдар Зиннуров, Илкам Фәйзуллиннарны уңышлары белән котлыйбыз.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев