(«Татар-информ»). «РИА Рейтинг» компаниясе аналитиклары Россиянең иң түбән һәм югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләрен атады, дип яза «Российская газета».
Югары хезмәт хаклары түләнә торган төбәкләр арасында лидерлар - төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре, шулай ук Мәскәү шәһәре. Төньяк Кавказда яшәүчеләр исә иң аз хезмәт хакы ала.
Ямал-Hенец автономияле округында хезмәткәрләрнең 24 проценты диярлек аена 100 мең сумнан артык акча эшли. Икенче урында - Чукотка (20,9 процент), өченчедә - Мәскәү (17,05 процент).
«Тагын алты төбәктә (Hенец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы - Югра, Камчатка крае һәм Саха (Якутия) Республикасы) әлеге күрсәткеч 10 проценттан артып китә», - диелә хәбәрдә.
Төньяк Кавказ республикалары һәм Россиянең үзәк төбәкләрендә яшәүчеләр иң аз хезмәт хакы алып эшли. Анда эшкә сәләтле кешеләрнең нибары 0,48-0,56 проценты гына өенә 100 мең сумнан артык акча алып кайта.
Тулаем алганда, Россиядә халыкның 11 проценттан артыгы аена 10 мең сумнан азрак хезмәт хакына эшләп йөри.
Нет комментариев