Мөслимдә республика программалары уңышлы эшли
Яңалыклар

Мөслимдә республика программалары уңышлы эшли

Районыбызда республика программалары эшләвен дәвам итә. Шушы көннәрдә тагын ике бинада - район дәүләт ветеринария һәм лаборатория биналарында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Төзекләндерү эшләре өчен республикадан 2 млн. 900 сум күләмендә ярдәм бирелде.
Ветеринария бинасында түбә алыштыру эшләре алып барылса, лаборатория бинасында эчке матурлау һәм электр җиһазларын алыштыру эшләре дәвам итә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев