Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура 59 яшьлек Әбүгали Хөснимәрдановка карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады

Ул җинаять эшләүдә РФ ҖКның 105 маддәсе 1 бүлегенә (үтерү, ягъни икенче кешегә алдан уйлап үлем китерү) нигезләнеп гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, Әбүгали Хөснимәрданов зыян күрүчене үлемгә китерәчәген алдан уйлап һәм аңлап эш итә. 2015 нче елның 28 июнендә 23 сәгатьләр тирәсендә геапләнүче Ринат Әхмәтгалиевның башына, аркасына, күкрәк өлешенә, аяк-кулларына кадак суыргыч белән 28 тапкыр суга. Алынган тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче урында вафат була.

Хөснимәрданов үз гаебен өлешчә таныды. Җинаять эшләгәндә үз-үзен белештермәү халәтендә булганлыгын һәм шунлыктан гамәлләрен РФ ҖК 107 маддәсендә каралганча (җинаять эшләгәндә үз-үзен белештермәү халәтендә булу) квалификацияләргә сорады.

Әмма суд, кылынган җинаятьнең авырлыгын исәпкә алып, Хөснимәрдановны гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм итеп каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрергә дигән җәза чыгарды.

Суд карары закон көченә кермәгән.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев