«Осталар шәһәре» тәкъдим итә
Яңалыклар

«Осталар шәһәре» тәкъдим итә

Казан шәһәрендә үткән ярминкәдә мөслимлеләр «Осталар шәһәре» исемле күргәзмә белән катнаштылар

Районыбызның оешма-предприятиеләре көзге ярминкәләрдә актив катнаша. Казан шәһәрендә үткән ярминкәдә Мөслим районының мәгариф оешмалары, балалар бакчалары һәм политехник техникум коллективы үзләрендә җитештерелгән азык-төлек, көнкүреш товарлары белән сәүдә итте.

"Осталар шәһәре" исемле күргәзмәдә укучыларның технология дәресләрендә, түгәрәкләрдә ясаган кул эшләре тәкъдим ителде.


Нет комментариев