Мөслимдә узачак Яшьләр көне программасы
Яңалыклар

Мөслимдә узачак Яшьләр көне программасы

29 июль көнне Мөслимдә Яшьләр көне узачак. Быел үзенчәлекле программа әзерләнгән. "Нурлыгаян" паркында "Буяулар фестивале" узачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана. Соңыннан велоузыш старт алачак. Анда катнашырга теләүчеләр 18 сәгать 30 минутта "Мизгел" яшьләр үзәгенә җыела. Яшьләр көнен эстрада йолдызлары Мөнир Рахмаев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова бизәячәк. Соңыннан дискотека була.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев