"Кояшлы Ык" ял паркында чаңгычылар үзәге эшли башлады
Яңалыклар

"Кояшлы Ык" ял паркында чаңгычылар үзәге эшли башлады

"Кояшлы Ык" ял паркында 21 гыйнвардан балалар һәм район халкы өчен чаңгычылар үзәге эшли башлады. Әлеге прокат базасы районның картлар йорты урамы буйлап төшүче тыкрыкта, урта күпер янында урнашкан. Чаңгы прокатка 100 сумга бирелә. Трассаны һәр көнне ясап, чистартып торалар. Балаларны шушында ук тренировкага да йөртергә була. Яшь чаңгычыларны 9 ел спортның әлеге төре белән шөгыльләнгән Руслан Кузьмин өйрәтәчәк.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев