Коронавирус беркемне дә аямый
Яңалыклар

Коронавирус беркемне дә аямый

Коронавируска бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле район хастаханәсенең икенче катында йогышлы авырулар бүлеге ачылды

Бүлектә 45 авыруга урын әзерләнгән. Хастаханәдә алты кислород концен­траторы бар, бу атнада тагын 10 кон­центратор кайтырга тиеш. Кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүдә игеле­кле эшмәкәрләрнең ярдәме зур. Алар – “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов һәм “Август-Мөслим” компаниясе җитәкчелеге.

– Бүген бүлектә 39 авыру ята. Күбесе бик авыр хәлдә һәм кислородка тоташты­рылган. Кислород концентраторларының барысы да – кулланылышта. Коронавиру­ска бәйле вәзгыять тагын да кискенләште. Үпкәләре ясалма җилләтү аппаратына то­таштырылган авыруларның хәле кинәт на­чарланырга мөмкин. Авыручылар саны арта бара, – ди район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Камил Хәлиуллин.

Сигез райондашыбыз Мөслимнән читтә – шәһәр хастаханәләрендә дәвалана. Авыручыларның шәһәр хастаханәләренә барасы килми, күпчелек район хастаханәсендә дәвалануны ку­лай күрә. Ел дәвамында 237 райондашы­быз Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре хастаханәләрендә дәвалану узган. Быел җирлегебездә 69 кешегә Ковид-19 диагно­зы куелган, шуларның 14е вафат булган.

Иске Вәрәш авылында гомер итүче Флүзә Җиһангирова да район хастаханәсендә дәваланган. Флүзә апага – 66 яшь. Бу чир аның бөтен якыннарын аяктан еккан.

− Чирне кайда йоктырганымны да бел­мим. Җиде көн югары температура белән өйдә яттым. Үзлегемнән дәвалану ярдәм итмәгәч, балалар Әлмәткә томографиягә алып китте. Үпкәләрнең җиңел формада – 25 процент зарарлануы билгеле булды. Са­турация яхшы булгач, хастаханәгә салмады­лар. Икенче көнне сатурация кинәт төште һәм мине район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә салдылар. Өч көннән соң Яр Чаллыга томографиягә алып бардылар. Үпкәләрем 84 процент зарарланган иде, – дип искә ала Флүзә апа. – Әле дә, күбрәк эшләсәм, кислород кирәк була, шуны сулап алам. Аны, хастаханәдән чыгу белән, бала­лар заказ биреп кайтарды. Берәүгә дә авы­рырга язмасын! Бик куркыныч чир. Таби­бларга рәхмәт, аякка бастырдылар.

– Савыгып, үз аякларында өйләренә кайтып китүче райондашларыбызны күрү – безнең өчен зур куаныч! Күпләр бүлеккә сулыш алулары авыраеп, ютәл, тамак авыр­ту, югары температура белән керә. Ис һәм тәм тоймаучылар да күп. Кемдер вирусны атна-ун көн эчендә җиңә, кемдер 20-35 көн ята. Авыруның чирне ничек кичерүе орга­низмнан тора, – ди хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Валенти­на Шәйхетдинова.

Район хастаханәсенең баш табибы Да­нияр Якупов сүзләренә караганда, коро­навирусны кичергән кешеләрдә, авырудан терелгәч тә, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Кызу атлап йөргәндә, физик активлык ва­кытында сулыш алуда кыенлыклар булса, курыкмагыз!

– Ковид-19 авыруыннан соң (терелгәннән соң да!) ютәл күзәтелергә, авыздан какырык килергә, аппетит юга­лырга мөмкин. Ләкин температура булыр­га тиеш түгел! Әлеге симптомнар ике атна дәвамында күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бер авыру да эзсез узмый, монысы бигрәк тә. Организмны тулысын­ча тергезү өчен дөрес туклану, витаминнар эчү, сулыш гимнастикасы ясау мөһим, – ди Данияр Якупов.

Ә авырудан саклану өчен вакцинация ясатырга кирәк. Вакцинацияләнүчеләр, чирләгән очракта да, авыруны җиңел кичерә.

– Ел башыннан поликлиникага 10090 дозада вакцина кайтты. Авыру таралу­ны киметү өчен без 12190 кешегә коро­навируска каршы прививка ясарга тиеш­без. Әлегә план 82,7 процентка үтәлде. Шушы көннәрдә тагын 1500 доза вакцина кайтты. Прививка ясаткан райондашла­рыбыз үзләрен яхшы хис итә, – ди район хастаханәсенең баш табибы Данияр Яку­пов.

Лилия Шәймиева.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев