Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корал хуҗалары белеп торсын

Быел “Корал турында”гы Федераль за­конга һәм Россия Федерациясенең ае­рым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон үз көченә керә. Бу хакта ТР буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

 

Бөтен эчке өлеше шома һәм тигез бул­ган коралга гына шома көпшәле булып исәпләнәчәк. Корал – зур куркыныч чыга­нагы. Мылтык хуҗасы, үз гаебе булу-булма­уга карамастан, аның коралы тарафыннан китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Коралга лицензия алу яше 21 яшькә кадәр арттырылды. Бу таләп сроклы хезмәт үткән затларга, сак предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм ау белән бәйле һөнәр белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый, дип хәбәр итәләр биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетыннан. Авыр җинаятьләр, корал, наркотикларны, шартлаткыч матдәләрне рөхсәтсез саклау яисә аларның әйләнеше, экстремистлык белән бәйле хөкем ителүләре алынган яисә беткән гражданнар коралга лицензиягә ия була алмаячак. Коралны са­клау һәм файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләмнәре дә арткан.

Исәптә торырга тиешле коралның югалуы яисә урлануы хакында хуҗасы бер тәүлек эчендә Росгвардиягә хәбәр итәргә бурычлы.

Закондагы үзгәрешләр 2022нче елның 29 июненән үз көченә керәчәк.

Мөнирә Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев