Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көн дә кичен Мөслим урамнарын төтен чорнап ала

Мөслимлеләр көз җитү белән янәдән чүп яндыру проблемасы белән очрашты. Көн дә кичен райондашларыбыз ярыша-ярыша бакча чүпләрен, корыган-яфрак үләннәрне ихатасында яндыра. Билгеле, биологик көнкүреш калдыкларының барсын да чүп машинасына чыгарып булмый.

Күп кенә чүп яндыручылар бу гамәлен чүп түгәр урын юк дип аклый да инде. Тик җирлегебезнең экологик торышына зыян салмыйм дип чүп яндыру уңай нәтиҗәгә китерми шул. Яңгыр яумаган көнне кичен урамга чыгып булмый, тәрәзәләрне ачыр хәл юк. Өстәвенә янгын мазар чыга калса...

Законда күрсәтелгән таләпләр буенча учак яккан урын белән нинди корылма арасында 50 метр булырга тиеш. Чүп яндыручы учак яныннан китмичә сакларга һәм су, көрәк белән коралланган булырга тиеш. Күзәтчелек бүлеге инспекторлары шушы таләпләрне үтәмичә чүп яккан 10га якын райондашыбызга 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штраф салган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев