Кичә Октябрь авылы сәхнә тотты. ФОТОРЕПОРТАЖ
Октябрь авыл җирлеге үзешчәннәре район үзәге тамашачысы каршында елдан-ел популярлаша баралар. Кичә алар куйган концерт шулай булуын тагын бер кат раслады. Күңелләргә үтеп кереп җырлаулары, өздереп башкарылган биюләр концертның эчтәлеген баетты, темпын күтәрде, тамашачыны сокландырды. Концерттан тамашачылар Октябрь үзешчәннәренә рәхмәт хисләре белән таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев