Халык актив җирлектә эш җайлы бара
Метрәй һәм Яңа Усы авыл җирлекләрендә узган җыеннар шундый фикер калдырды.
Метрәй авыл җирлеге эшмәкәрләре белән дан тота. Биредә үз эшен алып баручы фермерлар да күп. Шул ук вакытта такта яручы, брусчатка, калайдан тәрәзә наличниклары ясаучылар, сәүдә хезмәте күрсәтүчеләр дә аз түгел. Район җитәкчелеге дә: “Иң көчле эшмәкәрләр, фермерлар шушы җирлектә тупланган”, – дип билгеләп үтте.
Җирлектә яшәүче 1087 кешенең 556сы – эш яшендә. Мәктәп яшендәге – 109, мәктәпкәчә яшьтәге 73 бала бар. Балаларның күпчелеге район үзәгенә йөреп укый. Метрәй башлангыч мәктәбендә – 11, Сал.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә 22 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрдә 42 сабый шөгыльләнә (шуларның 30ы – Метрәйдә). Студентлар саны – 35.
Метрәй авыл җирлеге яшьләрнең активлыгы белән аерылып тора. Кышкы спартакиадада ел саен призлы урыннар алалар. Шуның өстенә үзләре спорт ярышлары оештыра. Сәнгать яратучылар активлыгы белән Метрәй халык театры төзелде һәм уңышлы эшли. Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә дә метрәйлеләр чыгышын халык ел саен көтеп ала. Кыскасы, афәрин, Метрәй яшьләре!
Җирлектә көнкүрештәге проблемалар үзара салым хисабына хәл ителә. Урамнарны яктырту, су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Метрәйдә яшәүчеләр авылга асфальт юл кертүне сорый. Наил абый җирлекнең ветераннар советы рәисе вазыйфаларын Марс Тимергалиевкә йөкләргә тәкъдим итте. Шул ук вакытта Наил абый авыл халкын бердәм булырга чакырды. Ул күтәргән икенче мәсьәлә инвалидлык алу турында иде. Әбелкирам абыйның соравы да шушы мәсьәләгә бәйле булып чыкты: федераль ташламага ия булып та дару алып булмый. Сәбәбе нидә? Ильмира Әюпова халык белән очрашуны Сал.Мухан авылында да үткәрергә тәкъдим итте. Метрәй авыл җирлеге советы һәм мәктәп коллективларына карата рәхмәт сүзләре дә яңгырады җыенда.
Яңа Усы авыл җирлегендә 284 кеше яши (теркәлүчеләр – 373 кеше). Эш яшендәгеләр – 183 кеше, балалар саны – 57.
– Җирлек тормышында кече эшмәкәрлек һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар зур роль уйный. Җирлектәге 187 шәхси хуҗалыкта 145 эре терлек асрала. Дуңгыз үрчетүчеләр, кошчылык, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бар. Бер гаилә фермасы эшли, – ди җирлек башлыгы Галина Романова.
Җирлектә җиде эшмәкәр теркәлгән һәм эшмәкәрлектә 47 кеше эш урыны тапкан. Рафил Нуретдинов фермер хуҗалыгында 12 кеше эшли.
Үзара салым хисабына юллар ремонтланган, яктырткычлар алыштырылган, территория төзекләндерелгән, уен мәйданчыгы булдырылган, урам күрсәткечләре ясалган. Электр энергиясе, газ һәм су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Халык эчәргә яраклы суны нигездә ихатасындагы шәхси коедан ала. Халык тормыш-көнкүрешеннән канәгать. Җыенда халыктан сораулар кермәде, дияргә була. Урманда җәнлекләр кимү мәсьәләсе генә кузгатылды. Җитәкчелек мәсьәләне контрольгә алырга ышандырды.
Римма Афзалова.
Фото – Метрәй авыл җирлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев