Карантин уңышлы үтте
Яңалыклар

Карантин уңышлы үтте

Август азагында Германиядән кайтарылган 445 баш голштин-фриз токымлы таналар, карантинны уңышлы узып, “Үрәзмәт” сөтчелек комплексының төп көтүенә күчерелде. 

“Таналар адаптация чорын уңышлы үткәрде. Карантин вакытында терлекләрдә йогышлы авырулар ачыкланмады. Малларга профилактик чаралар – вакцинация, дегельминтация, витаминлаштыру үткәрелде”, – дип хәбәр итә комплексның ветеринар табибы Алексей Яковлев. “Үрәзмәт” сөтчелек комплексындагы сыерларның һәркайсы тәүлегенә уртача 33 литр сөт бирә. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев