Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Капиталь ремонт ясалачак

«Юл түгел, ә кер юу тактасы», «Юл бөтенләе белән җимерелеп беткән», - социаль челтәрләрдә «Народный котроль Татарстана» төркеменә халык Олы Чакмак, Яңа усы юлларының торышы турында борчулы шикаятьләр яза.

«Юл түгел, ә кер юу тактасы», «Юл бөтенләе белән җимерелеп беткән», - социаль челтәрләрдә «Народный котроль Татарстана» төркеменә халык Олы Чакмак, Яңа усы юлларының торышы турында борчулы шикаятьләр яза. Язмаслыкта түгел, дөрестәндә юллар еллар үтү белән бик начарландылар. Мәсьәләгә башкарма комитет җитәкчесе Рафаэль  Демидов ачыклык кертә:
«Әлеге юллар региональ юлларга керә, җирле хакимият бу юлларда ремонт эшләре башкара алмый.
Агымдагы елда Актаныш-Мөслим трассасында Яңа Усы борылышыннан Иске Карамалы урманына кадәр 4.697 км юл капиталь ремонт кичерәчәк. Бүгенге көндә «Татавтадор» акционерлык җәмгыяте иске асфальт катламын салдыру, регенерация эшләрен башкара. Ремонт барышында урау юл Яңа усы авылы аркылы уза. Үзара игътирамлы булып, авыл халкыннан бу вакытлыча кыенлыкларга сабыр булуларын, машина йөртүчеләрдән авыл эчендәге тизлек режимын саклауны сорыйбыз. 
Мөслим – Тат.Шуган юлында капиталь ремонт программасы 2 елга каралган. Олы Чакмак – Тат.Шуган юнәлешендә 5.9 км юл капиталь ремонт кичерер дип көтелә. Әлеге вакытта әзерлек эшләре бара, «Татавтадор» акционерлык җәмгыяте ремонт өчен чимал ташый.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев