КАМЫРГА ТӨРЕЛГӘН ТАВЫК БОТЛАРЫ (РЕЦЕПТ)
Бик тиз һәм җиңел әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез.
(ИНТЕРТАТ)
Ингредиентлар:
· катлы камыр - 500 г
· тавык боты (балтыры) - 4 данә
· бәрәңге - 4 данә
· шампиньон - 150 г
· суган - 1 шт.
· сыек май - 2 аш кашыгы
· ак май - 30 г
· тәменчә тоз, борыч
· йомырка сарысы - 1 данә
-
Тавык ботларын юабыз, корытабыз. Тоз, борыч сибәбез һәм сыек майда табада кыздырабыз.
-
Гөмбәне һәм суганны турыйбыз. Аларны тавык әзерләнгән майда кыздырабыз.
-
Шул ук вакытта бәрәңге боламыгы әзерлибез. Бәрәңгегә ак май салабыз.
-
Кыздырылган гөмбә белән пешкән бәрәңгене бергә бутыйбыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Эчлек әзер.
-
Камырны 3 мм калынлыкта җәябез, аны 15х15 сантиметрлы квадратларга бүләбез.
-
Җәелгән камырның уртасына кечкенә генә камыр кисәкләре салып чыгабыз. Бу, эчлекнең шулпасы агып чыгып, камырны тишмәсен өчен эшләнә.
-
Һәр квадратка 2 аш кашыгы чамасы бәрәңге һәм гөмбә массасы салына.
-
Өстенә вертикаль рәвештә тавык ботлары куела. Камырны капчык рәвешле бөгәбез. Өстен лента яисә җеп белән җиңелчә генә бәйлибез.
-
Пергамент җәелгән табага тавык ботларын тезәбез, өстенә йомырка сарысы сөртеп чыгабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 25-30 минут кызарганчыга кадәр пешерәбез.
-
Өстәлгә яшелчә һәм үләннәр белән бизәп бирәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев