Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлегебездә таланлты яшьләр аз тугел

Җирлегебездә талантлы, актив яшьләр аз түгел. Алар арасында Мөслим лицееның узган елгы чыгарылыш укучысы, бүгенге көндә Кахан химия-технология институтында белем алучы Гөлназ Миңнебаева да бар. Аның турында укытучылары "Анда Ленин башлары бар", - дип горурланып сөйли.

Мәктәптә уку дәверендә Гөлназ, республика һәм халыкара олимпиадаларда, төрле бәйге һәм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулады. 2017 елда татар теленнән үткәрелгән халыкара олимпиадада лауреат исемен алса, 2015, 2016, 2017 елларда - татар теленнән, 2016 елда рус теленнән уздырылган республика олимпиадаларда призер булды. "Зирәк тиен" Бөтенроссия конкурсында да җиңү яулады.

Гөлназда белемгә омтылу белән бергә лидерлык сыйфатлары да кечкенәдән үк ачык күренә. Класс командиры итеп тә сайлап куялар үзен. Ни дисәң дә, классны бер йодрыкка төйнәп, төрле чараларга әзерләргә дә сәләте бар, "кирлемәннәрне" тыңлата да ала.

- "Волонтер" яшләр хәрәкәтенең актив әгъзасы да булды Гөлназ. Җирлегебездәге ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә шефлык күрсәтү, авыру балаларга патронажлык итү, хуҗасыз хайваннарга ярдәм күрсәтү буенча да, төрле чараларны үткәрүдә дә башлап йөрде. Үзебезнең лицейда белем алучы башлангыч класс укучыларына әллә нинди мавыктыргыч мастер-класслар күрсәтергә вакыт тапты. Без аның өлгерлегенә соклана идек! - ди лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Латыйпова.

Экологик акцияләрдә дә бик теләп катнашучы Гөлназ бүген биотехнолог һөнәрен үзләштерә.

- Әлегә бөтен көчне укуга гына бирергә тырышам. Башка нәрсәләр турында уйларга вакыт җитми. Ләкин киләчәктә волонтерлык хәрәкәтен үзебезнең институтта да дәвам итәргә уйлыйм. Ни дисәң дә, игелек кылу - минем өчен гадәти шөгыль генә түгел, ә яшәү рәвеше, - ди Гөлназ.

Шунысын да әйтергә кирәк: узган ел Республика көнендә Гөлназ Миңнебаеваның рәсеме районның "Хезмәткә дан" мактау тактасына куелды. Районыбыз яшьләренә кемгә охшарга, кемгә тигезләнергә дигәндә менә дигән үрнәк безнең Гөлназ! Аңа киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев