«Иннополис» чит ил компанияләрен аның резидентлары булырга чакыра
Иннополис резидентлары булырга теләк белдергән компанияләр юридик затның филиалын ачуда, шулай ук коворкингтагы офисны арендага алу яки эш урыннары алуда ярдәм алалар.
Россия югары технологияләр шәһәре Иннополис чит ил компанияләренә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә вәкиллекләр ачарга тәкъдим итә, алар арасында Яндекс, Сбербанк, Тинькофф, X5, S7, Росатом, шулай ук чит ил компанияләре — Soramitsu, Schneider Electric һәм башкалар бар, дип хәбәр итә МИЗ Матбугат хезмәте.
"Күп кенә чит ил компанияләре Татарстан һәм Иннополис инновацион үзәген ишетеп кенә белми. Республика Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, корпоратив секторда да халыкара элемтәләрне һәм аралашуны актив киңәйтә, ә Иннополис Университетының дөнья компанияләре, чит ил профессорлары һәм фәнни үзәкләр белән эшләү тәҗрибәсе бай. Без Иннополиста чит ил IT-компанияләре өчен Россия законнары нигезендә чаралар комплексын тәкъдим итәргә әзер»,-диде ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.
Шулай ук Иннополиста ярдәм чаралары комплексы эшли. Мәсәлән, махсус икътисадый зона резидентлары it-кадрлар сайлауда ярдәм ала алалар. Шәһәрдә ел саен квалификацияле it-белгечләр әзерләүче университет һәм рекрутинг үзәге урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев