Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илгиз Исламов: “Бердәм булырга кирәк!”

Бу көннәрдә хәрби бурычлы ир-атларны хәрби комиссариатка чакыра башладылар. Мобилизацияләү өчен түгел, борчылмагыз. Комиссариат хәрби бурычлылар турында мәгълүматларны яңарта. Хәрби комиссариатка чакыру кәгазендә шулай язылган да: “исәп мәгълүматларын аныклау өчен”.

Бүгенге көндә өч райондашыбыз мобилизацияләнде (өчесе дә офицерлар). Алар Казан шәһәрендә өйрәнүләр үтә. Район Башкарма комитетында өлешчә мобилизация буенча штаб эшли. Үзегезне борчыган сораулар белән әлеге штабка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр дә бар. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов районыбыздан мобилизацияләнүче һәр ир-егеткә 50 мең сум акча бирергә вәгъдә итте. Мобилизацияләнүчеләр өчен акча махсус исәп-хисап счетына күчте. Өйрәнүләр үтәргә киткән егетләр әлеге акчаны алган.
– Булдыра аласың икән, нигә ярдәм итмәскә?! Элек колхозчы, фронттагыларга ярдәм итим дип, соңгы сыерын да биреп чыгарган. Халык һәм армия бердәм дигән әйтем бар. Без ярдәм итмәсәк, армия нишләр, дип уйлаган халык. Бүгенге заман кешеләре кебек: “Оек бәйләр өчен җепне кем бирә?” – дип утырмаганнар, - ди Илгиз Исламов. – Районыбыз кешеләре миңа бик якын. Ватанны якларга баручы егетләрнең тормышын җиңеләйтү өчен ярдәм итә алуым белән бәхетлемен. Кирәк булса, тагын ярдәм итәрмен.
Район хакимияте мобилизацияләнәчәк егетләргә рюкзаклар алган. Рюкзакларга дарулар, беренче ярдәм чаралары, перчаткалар, оеклар, эчке кием һәм утырганда су үткәрми торган җәймә салынган. Дару-препаратлар белән шәхси эшмәкәр Зөһрә Мәкъсутова тәэмин иткән. “Эшмәкәрләр Гәрәйхан Мирхәйдәров, Игорь Бубеков һәм Рәмилә Хәйруллина да ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте”, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге исә хатын-кызларга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оек-бияләйләр бәйләргә тәкъдим итте.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев