Мөслим хуҗалыклары чит илдән дә орлык ала
Яңалыклар

Мөслим хуҗалыклары чит илдән дә орлык ала

Көннәр җылытуга хуҗалыкларда орлыкларны чистарту, калибрлау эшләре башланачак.

"Намус" агрофирмасы, тулысынча югары репродукцияле орлыклар гына чәчү максатында 900 тонна элиталы орлык сатып алачак. "Туган як" агрофирмасына 300 тонна югары репродукцияле орлык кайтты. "Август-Мөслим" җәмгыяте дә беренче репродукциядән дә түбән булмаган чәчүлек материаллар белән генә эшләячәк. Бүгенге көндә 1460 тонна язгы бодай, 1520 тонна арпа орлыгы алырга килешүләр төзелгән. Рапс һәм көнбагыш орлыклары чит илнең иң алдынгы компанияләреннән кайтартылачак.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев