Гимназиянең Әтиләр Советы укучыларны Тукай районы музеена алып барган
Яңалыклар

Гимназиянең Әтиләр Советы укучыларны Тукай районы музеена алып барган

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Мөслим гимназиясенең әтиләр советы члены, районның әфганчылар һәм локаль конфликтлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Данил Госманов 7 в классы укучыларын Тукай районы Иске Абдул авылындагы "Гиндукуш" хәрби-патриотик музеена алып барды. Укучылар биредә әфган сугышы ветераны Марсель Ситдыйков белән очрашты һәм әфганчылар турындагы истәлекләр, фотолар белән танышты.


Нет комментариев