Этномәдәни фестиваль булачак
Яңалыклар

Этномәдәни фестиваль булачак

«Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры Мөслимдә булачак.

«Йортыбыз  — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу турлары башлана.

Зона турлары 7 районда уза. Фестивальнең Гала-концерты 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә булачак.

Катнашучылар өч номинация чыгыш ясыйлар:
- Вокал (халык, эстрада);
- Хореография (халык, эстрада биюе);
- Инструменталь музыка.

10 октябрь көнне Мөслим, Азнакай, Минзәлә, Актаныш, Сарман районнары Мөслим зона турында чыгыш ясаячак. Сезне бу вакыйганың шаһиты булырга чакырабыз.
Керү ирекле!

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев