Дөнья чемпионатында Казанда кайсы ил җыелма командалары уйнаячагы билгеле булды
Яңалыклар

Дөнья чемпионатында Казанда кайсы ил җыелма командалары уйнаячагы билгеле булды

Татарстан башкаласына дөнья чемпионы булып танылган өч ил җыелмасы килә.


("Татар-информ", Фәрит Салихов). Мәскәүдә 2018 елда Россия шәһәрләрендә узачак футбол буенча дөнья чемпионатының жирәбәсе уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча Казанда кайсы командалар уйнаячагы ачыкланды.

Татарстан башкаласының "Казан Арена" стадионы дөнья чемпионатының 6 матчын кабул итеп ала. Казанга төркем этабындагы уеннарга кайсы командалар килүе мәгълүм булды. Алар арасында дөнья чемпионы булып танылган 3 команда - Франция, Испания һәм Германия дә бар.

Казанда узачак уеннар:

16 июнь. Франция - Австралия.
20 июнь. Иран - Испания.
24 июнь. Польша - Колумбия.
27 июнь. Көньяк Корея - Германия.
30 июнь. 1/8 финал матчы.
6 июль. 1/4 финал матчы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев