(«Татар-информ»). 11 нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре чит тел буенча имтихан белән 2018 елның 20 мартында башлана. Бу хакта Рособрнадзорның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бөтенроссия тикшерү эшләре 2018 елның язында 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары өчен Россиянең барлык мәктәпләрендә, ә 6 нчы һәм 11 нче сыйныфларда мәктәпләр карары буенча үткәрелә.
«Беренчеләрдән булып Бөтенроссия тикшерү эшләрен алты фән буенча чыгарылыш сыйныф укучылары язачак. 20 мартта 11 нче сыйныф укучылары - чит телләр (инглиз, немец һәм француз), 3 апрельдә - география, 5 апрельдә - химия, 10 апрельдә - физика, 12 апрельдә биология буенча әлеге процедураны үтәчәк», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
4 нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен рус теле ачып җибәрә: беренче өлешне укучылар - 17 апрельдә, икенчесен 19 апрельдә язачак. Математика буенча ул 4 нче сыйныфларда - 24 апрельдә, әйләнә-тирә дөнья фәне буенча 26 апрельдә уза. 5 нче сыйныф укучылары 17 апрелдә - рус теле, 19 апрельдә - математика, 24 апрельдә - тарих, 26 апрельдә биология буенча тикшерү эше язачак.
2018 елның язында 6 нчы сыйныф укучылары өчен сынау режимында Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелә. Алар 18 апрельдә - математика, 20 апрельдә - биология, 25 апрельдә - рус теле, 27 апрельдә - география, 11 майда - җәмгыять белеме, 15 майда тарих буенча тикшерү эше яза.
Нет комментариев