( «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда бер көн эчендә ике җәяүлене бәрдергәннәр, дип хәбәр иттеләр җирле автоинспекциядән.
Беренче юл-транспорт һәлакәте 21 гыйнварда Мәскәү проспектындагы 149нчы йорт каршында килеп чыга. «Шевроле Круз» автомобилен идарә иткән 30 яшьлек ир-ат җайга салынмаган җәяүлеләр кичүендә 65 яшьлек хатын-кызга юл бирми. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар.
Шул ук көнне Яшьлек проспектындагы 20нче йорт каршында «Дэу Матиз» машинасын йөртүчесе 19 яшьлек кыз исерек хәлдәге 20 яшьлек егетне бәрдерә. Зыян күрүчене шулай ук хастаханәгә алып китәләр.
Нет комментариев