Чаллыда 9 яшьлек кыз бала өченче каттан егылып төшкән
Яңалыклар

Чаллыда 9 яшьлек кыз бала өченче каттан егылып төшкән

Баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, аны хастаханәнең реанимация бүлегенә салганнар, дип яза "Татар-информ".


Яр Чаллыда 9 яшьлек кыз бала өченче каттан тәрәзәдән егылып төшкән. Аны хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә «Челнинские Известия».

Агентлык мәгълүматы буенча, кыз яңа шәһәрдәге 18/04 йорттагы өченче катта урнашкан фатирның тәрәз төбенә менгән һәм егылып төшкән. Баланың хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, аны хастаханәнең реанимация бүлегенә салганнар.

Булган хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.


Нет комментариев