Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

16 гыйнвар

Конференция эшлекле үтте

Иске Карамалы культу­ра йортында “Авыл утлары” газетасын укучылар конфе­ренциясе булды. “Авыл утла­ры” эшчәнлеге турында до­клад белән газетаның редак­торы Ф.Садриев чыкты. Ан­нары газета укучылар район матбугатының үз тормыш­ларында зур роль уйнавы, эштә ярдәмче булуы турын­да сөйләделәр. Иске Карама­лы культура йорты дирек­торы В.Әхмәтҗанов: “Газета “Безнең Чукмаргали” почма­гында кимчелекләрне кыю тәнкыйтьли”, – диде... Очрашу Г.Насыйриның “Яшел эшләпә” дигән водевилен карау белән төгәлләнде. Әсәрне “Сельхоз­техника” драмтүгәрәге член­нары куйды.

16 гыйнвар

Шофер булу – мактаулы эш

1972 елда ДОСААФның Мөслим район комите­ты каршында шоферлар хәзерләү курсы эшләде. Рай­он яшьләреннән 33 кеше өченче класслы шофер таны­клыгы алды. 27 кеше икенче класслыкка имтиханнарны уңышлы тапшырды.

В.Кондратьев,

ДОСААФның район

комитеты председателе.

18 гыйнвар

Күңелле очрашулар

Киров исемендәг е колхозның беренче бригада­сы терлекчеләре янына Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары килде. Сәнгать әһелләре концерт програм­масы белән чыгыш ясадылар. Шундый ук очрашу “Маяк”, Куйбышев исемендәге, К.Маркс исемендәге колхоз­ларда да үтте. Кичләрен ар­тистлар И.Абдуллинның “Өчәү йөрдек бер сукмактан” әсәрен күрсәттеләр.

Ф.Әхмәтов.

20 гыйнвар

Ярыш арты ярыш

14 январьда район үзәгендә кышкы спорт се­зоны ачылу хөрмәтенә чаңгы ярышлары узды. 7 хуҗалыктан һәм 8 мәктәптән 140тан артык спортчы шәхси һәм команда беренчелеге өчен хатын-кызлар һәм уку­чы кызлар – 3 км, ир-егетләр – 5 км көч сынашты. Колхоз- совхоз командалары ара­сында – Киров исемендәге колхоз, мәктәпләр арасын­да мөслимлеләр беренче булды. Иртәгә сигезьеллык мәктәпләр арасында шәхси беренчелек өчен чаңгы ярыш­лары була. Районның иң көчле чаңгычылары 10 км дистанциядә көч сынашачак.

А.Смирнов,

“Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең район

советы председателе.

Сәхифәне Мөнирә

Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев