Өч катлы бинаның мәйданы 8,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк.
("Татар-информ", Надежда Гордеева). Быел "Бигеш" аэропортында халыкара һава юллары яңа терминалы төзелеше башлана. 2020 елга төзелеш тәмамланырга тиеш. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Бигеш" аэропорты коммерция директоры Феликс Козлов җиткерде.
Яңа терминал төзелеше турындагы карар узган ел кабул ителгән. "Сүз 2020 елда пассажирлар өчен ишекләрен ачачак халыкара һава юллары яңа терминалы турында бара", - дип билгеләп үтте спикер.
Козлов сүзләренчә, өч катлы бинаның мәйданы 8,5 мең квадрат метрны тәшкил итәчәк. "Яңа терминал төзелеше уңаеннан без пассажирларга уңайлы шартлар тудыра алырбыз", - дип җиткерде ул.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев