Безнекеләр – Санкт-Петербургта
Санкт - Петербург шәһәрендә бадминтон буенча Россия беренчелегенә ярышлар узды. БәйгедәРоссиянең унҗиде төбәгеннән 163 бадминтончы катнашты. Алар арасында райондашыбыз Айнур Җәлилов та (тренеры - Инсаф Ханов) Татарстан җыелма командасы составында көч сынашты.
Ул Екатеринбург, Мәскәү, Самара, Санкт - Петербург, Саратов шәһәрләреннән килгән көндәшләре белән 10 уен уйнады. Айнурның уенын жюри әгъзалары алкышларга югары бәяләде һәм киләчәктә аның Европа беренчелегендә дә катнашачагына ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев