Алтын балык артыннан.ФОТОРЕПОРТАЖ
Узган шимбәдә “Кояшлы Ык”ял паркының “Таң” аланындагы күпер буенда “Алтын балык” фестивале узды. Чара Мөслимдә быел бишенче мәртәбә оештырылды.
Бәйгедә Сарман районы, Яр Чаллы шәһәре балыкчылары да катнашты. Балыкчыларны котларга район җитәкчелеге дә килгән иде. Фестивальне ачып, чараны оештыручылар балыкчыларга яхшы кәеф теләде.
– Балыкчыга яраткан шөгылендә уңышлар теләргә ярамый. Ырымнарга балыкчы белән аучыдан да ныграк ышанучы юктыр. Гадәттә, русчалатып, “ни хвоста, ни чешуи” дип телиләр. Бу очракта, янәсе, су иясе балыкчы су коенырга гына бара дип уйлап, балыкны яшерми. Бу – бик борынгыдан калган ышану. Ләкин балыкчы ырымнарга ышанып яши. Балык тоту минем өчен елның һәр фасылында яраткан шөгыль булып кала, – ди Азат Шабаев.
Бәйгедә, гадәттәгечә, җиңүчеләр билгеләнде, алты номинация буенча алдынгы балыкчылар ачыкланды. Беренче урынны Иске Вәрәш авылыннан Әлфис Садретдинов алды. Ул “Иң зур балык” номинациясендә дә җиңүче булды. Мөслим гимназиясенең 5 сыйныфында укучы 12 яшьлек Булат Бәдретдинов икенче урынны яулады һәм “Иң кечкенә балык” номинациясендә дә беренче булды. Булат бәйгегә әтисе Ранис белән төшкән иде.
– Тормыш иптәшемнең балык тотарга яратуы улыбызга да “йоккан”, күрәсең. Җәй көне походка йөрсәләр, кышын урманга чыгалар, күрше районнарга балыкка йөриләр. Ата белән ул гына түгел, сердәшләр һәм якын дуслар да алар. Улымның шул рәвешле чыныгып, тормышка өйрәнеп үсүенә мин бик шат. Телевизор каршында яисә гаджетларга “табынып” утырганчы, баланың саф һавада булуы күпкә отышлы, – ди Диләрә Бәдретдинова.
Бәйгедә өченче урынны Рафис Нургалиев алды. “Иң яхшы бораулаучы” номинациясендә Раил Гыйзетдинов җиңүче булды. “Балыкчы леди” – Лилия Аверс. Моннан берничә ел элек җирлегебезгә Санкт-Петербург шәһәреннән күченеп кайткан кыз – күптән инде үзебезнеке!
– Бәйрәмдә катнашучылар саны арта. “Таң” аланы халыкның ял итү урынына әйләнгән икән, димәк, фестиваль озын гомерле булачак. Бу чара быел да район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылды. Иганәчеләребез Игорь Бубеков, Эдуард Батталов, Рүзәл Исанаев, Алмаз Гыйльфановка рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Райондашыбыз Өлфәт Миргазизов быел да “Иң өлкән балыкчы” номинациясендә җиңү яулады. 80 яшьлек Өлфәт абыйны яраткан шөгыле егетләрчә яшь итеп саклый, күрәсең.
“Иң кечкенә б алыкчы” номинациясендә икенче сыйныф укучысы Аида Әлмәтовага тиңнәр булмады. Әтисе Руслан белән Аида фестивальдә ел саен катнаша.
Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләү һәм спорт һәм ДОСААФның район бүлегенең грамоталары, иганәчеләрнең истәлекле бүләкләре тапшырылды. Мөслим гимназиясенең физкультура укытучысы Ирек Садретдинов пешергән тәмле уха белән фестивальдә катнашучылар гына түгел, чараны тамаша кылырга килүчеләр дә сыйланды.
– Мөслимдә һәр чара зур оешканлык белән үтә. Сезнең районда үткән спорт ярышларында да катнашырга туры килде. Бик яхшы каршы алалар, сыйлап озаталар. Әбигә кунакка кайткан кебек. Кунакчыл халкы белән аерылып торучы мөслимлеләргә алга таба да уңышлар телибез, – ди Сарман районы ир-егетләре.
Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев