«Агросалон-2022» күргәзмәсе узды.
Яңалыклар

«Агросалон-2022» күргәзмәсе узды.

Мәскәү шәһәрендә халыкара күргәзмә узды.

Мәскәү шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникасының "Агросалон-2022" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узды.

Күргәзмәдә "Агромастер" җитештерү компаниясе баш конструкторы Илнар Хәйертдинов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Компания һәрвакыт яңалыкка омтылып эш итә, импорт алыштыру өстендә актив эш алып бара. Биредә җитештерелгән техника, агрегатлар зур сорау белән кулланыла.  Алга таба да зур уңышлар телибез!

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев