Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Спортчы, бакчачы, кулинар

Без спортчы буларак белгән Наил Хамматуллинның һөнәрләре бихисап

Иске Чакмак авылында өч балалы гаиләдә үсә ул. Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Архангельскида ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. М.Горький исемендәге Пермь университетында икътисадчы-бухгалтер һөнәрен үзләштерә. (Саннар дөньясына тартылуы юкка түгел, Наилнең әтисе дә бухгалтер була). Ун ел Пермь химия заводында эшли, бүлек мөдире була Наил. 90нчы елларда кооперативлар барлыкка килә башлагач, Наил Хамматуллин эшчәнлеген төзелеш кооперативында баш бухгалтер булып дәвам итә. Дистә еллар шушы вазыйфада эшләп, үз эшен ачып, шәхси эшмәкәр буларак теркәлә райондашыбыз. Еллар узган саен туган якка кайту теләгенең көчәя баруын аңлап, 1999 елда, ихтыяр көчен бер йодрыкка туплап, Мөслимгә юл тота.

– Чит җирләрдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул, диләр бит. Сагынуым көчле иде, 47 яшемдә Мөслимгә кайттым. Читкә чыгып киткәнгә 25 ел вакыт үткән, ләкин бернәрсә дә үзгәрмәгән. Җанга якын туган йорт, мәктәп, таныш йөзләр. Әнигә терәк булырмын дип уйладым. Райпога эшкә урнаштым, райпога караган кибетләрне товар белән тәэмин итү буенча җаваплы итеп билгеләделәр, – ди Наил Хамматуллин.
Наил абый эшмәкәрлек эшчәнлеген дә дәвам итә: аның җитәкчелегендә егетләр төзелеш, реконструкция эшләрен башкаралар. 2005 елда Илгиз Софеев аны спорт мәктәбенә шахмат тренеры итеп чакыра. Ул елны мәктәпкә укучылар бик күп килә.

– Шахмат уенына кечкенәдән тартылдым. Мәктәптә укыганда Пионерлар йортында шахмат ярышлары үтә иде. Безне шахмат серләренә патриотик тәрбия алып баручы Мидхәт Фәтхуллин өйрәтте. Кайтып китәр алдыннан: “Артыгыздан җыештырып калдырыгыз, фигуралар чәчелеп-тузып ятмасын!” – дип, безне тәртипкә дә өнди иде. Башкалар уйнаганын карап та өйрәнергә була, әмма теорияне белү дә кирәк. Шахматка тартылуым шулкадәр көчле иде, “Шахматное обозрение”, “Шахмат 64” журналларын яздырып ала идем. 1981 елда шахмат буенча беренче разряд алдым. Ул вакытта миңа 29 яшь иде, – ди Наил абый.
Наил абыйның педагогик эш стажы – 17 ел (шул исәптән спорт мәктәбендә тренер-укытучы вазыйфасында да). Беренче категорияле тренер 6-18 яшьлек балалар белән шахмат буенча укыту-тренировкалар алып бара. Алты мәртәбә “Иң яхшы авыл тренеры” исемен ал- ган ул. “Физик культура һәм спорт өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” бәйгесендә дә беренчелекне яулаган райондашыбыз. Шахмат буенча Россия беренчелегенә узган бәйгедә авыл балалары арасында Наил Хамматуллинның укучылары өченче урынга лаек була. Татарстан укучылар спартакиадасында аның укучылары биш ел рәттән җиңү яулый! Наил Хамматуллин кул астында шөгыльләнгән егет-кызларның күбесе, төгәл фәннәрне сайлап, математика, физика юнәлешендә югары белем ала.

– Наил абыйның төп сыйфатлары – активлык, оп- тимизм. Ул балаларга рухи һәм физик тәрбия бирә. Наил абыйның укучылары һәрвакыт лидерлар рәтендә. Наил Сәгыйтович берничә мәртәбә “Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры” республика смотр-конкурсында катнашып җиңү яулады. Физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары бихисап, – ди спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев.
Наил Хамматуллин физик культура һәм спортны үстерүдә озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен – район башлыгының, үсеп килүче буынга физик тәрбия бирүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

– Наил абый районда узган чараларда актив катнаша. “Алтын балык”, “Күкин фестивале” ярышларында, Җиңү бәйрәмендә ботка, уха пешерү аңа йөкләнә. Ярышларда гадел хөкемдар да ул. Беркайчан да “юк” дип әйтми торган, ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел кеше Наил абый, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Наил Хамматуллин оста шахматчы гына түгел, балыкчы һәм бакчачы да. Аның кебек оста балыкчы һәм бу шөгыль турында тәмләп сөйләүче Мөслимдә тагын бармы икән?!

– “Оста балыкчы булу өчен нишләргә?” – дип сорыйлар. Беренче чиратта табигать кануннарын белү кирәк. Җилнең кайдан һәм ничек исүе дә, айның нинди фазада булуы да мөһим. Хәтта атмосфера басымы да роль уйный! Балык тотуга мәхәббәт кечкенәдән килә. Су буенда үскән малайның башкача була да алмыйдыр, – ди Наил абый.
Иртә яздан сигез төрле кәбестә утыртучы да ул. Порей суганын, сельдерейны да яратып үстерә. Быел Наил абый берәр килограммлы помидорлар үстергән. Аш-суга да оста. Хатын-кызлардан да остарак итеп беренче һәм икенче ашлар пешерә Наил абый. Кыскасы, спортчы да, балыкчы да, бакчачы да, оста пешекче дә райондашыбыз.
Тормыш иптәше Наталья белән Наил абый һәр чарага парлап йөриләр. Тормышны, кешеләрне яратучы, һәр мизгелдән тәм табып, пози- тив рухта яшәүче Наил Хамматуллин башкаларга да яшәү көче бүләк итә кебек. 70 яшьтә димәссең!

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев