Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

“Җиргә мәхәббәт балачактан»

Кечкенәдән техникага мөкиббән Фәнис үзен машина йөртүче итеп күз алдына китерә. 8 сыйныфны тәмамлагач, укуын Мөслимнең 94нче санлы һөнәр училищесында дәвам итә. Биредә ул механизатор һөнәрен үзләштерә һәм тракторчы-машинист таныклыгын ала. Хезмәт юлын үзе укыган училищеның тәҗрибә хуҗалыгында дәвам итә.

– Әлеге уку йорты бүген техникум исемен йөртә. Биредә белем алган егет-кызлар беркайда да югалмыйлар. Остазларым Нил абый, Рәшит абый эшкә өйрәттеләр. Укуны тәмамлагач та ГАЗ-53 машинасына утырттылар, басу-кырларга ашлык ташыдым. Беренче чыныгуны училище басуында алдым. Ул еллар һаман да истә,– ди Фәнис.
17 яшендә хезмәт юлын башлаган егетне, 18 яше тулгач, хәрби хезмәткә алалар. Ел ярым Казанның милиция батальонында хезмәт итә ул. Техниканы биш бармагыдай белүе хезмәт иткән чорда да ярдәмгә килә. Райондашыбызны командирлары “Мөслим технигы” дип йөртә.
– 80нче елларда училищеда “Техник иҗат” түгәрәге эшләде. Бик күп малайлар ул түгәрәккә йөрде. Фәнисне дә хәтерлим. Минем түгәрәккә ашыга-ашыга килә иде. Егетләр белән бергә мини-тракторлар җыйдык. Ул заманнарда малайларның барысына да диярлек техника җене кагылган иде. Фәнис төгәллеге, кызыксынучан булуы белән башкалардан аерылып торды,– дип искә ала укучысын Рәшит Солтанов.
Армиядән кайткач, Фәнис Мөслимнең “Сельхозтехника” оешмасына слесарь булып эшкә урнаша. Бүген Фәнис Минһаҗев “Агромастер” җитештерү компаниясендә агрегатлар җыя. Кайда гына эшләсә дә, сынатмый егет. Хезмәттәшләре аны “универсал” дип йөртә.
– Безнең оешмада тырыш, үз эшенә бирелгән кешеләр эшли. Фәнис Минһаҗев – шундыйларның берсе. Төрле техника өчен кирәкле агрегатларны җыю – дисклы чәчкечләр, күлтиләр, башкасы – Фәнис үзенә йөкләнгән эшне зур төгәллек белән башкара. 13 ел эшләү дәверендә ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Идеяләрен тәкъдим итеп, эш дип янып йөрүче ир-егетләр – башкаларга да үрнәк, – ди Фәнис эшләгән цех җитәкчесе Рүзәл Фәттахов.
Райондашыбыз “Исламов” хуҗалыгында язгы чәчү һәм урып-җыю эшләрендә дә катнаша. 
Тормыш иптәше Альбина белән Фәнис ике бала үстерәләр. Уллары Илсаф та әтисе юлыннан китәр кебек. Ул Мөслим политехника техникумын эретеп ябыштыручы белгечлеген ала. Җәен, “Агромастер”да эшләп, һөнәре буенча саллы гына тәҗрибә дә туплаган егет.

– Райондашларыбыз җирлегебез өчен кирәкле шәхесләр булып яшәгәндә, туган җиребез тагын да ныгыр, матурланыр. Улым Илсафның да, укуын тәмамлагач, туган ягыбызда эшлисе, Мөслимдә яшисе килә. Аның шундый фикергә килүе белән ихластан горурланам. Җиргә мәхәббәт, туган ягыбызга хөрмәт балачактан тәрбияләнә, – ди Фәнис Минһаҗев.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев