Дин вә вөҗдан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мөслим мөхтәсибәте хезмәткәрләре халык белән очраша
Мөслим мөхтәсибәте хезмәткәрләре районыбыз авылларында халык белән очрашуларын дәвам итә.
-
Осталык бәйгедә сыналды
Аллаһ сүзен аңлаешлы итеп җиткереп, иманга, тәүфыйкка чакыручыларның сөйләменә, инандыру көченә, белеменә, тышкы кыяфәтенә, үз-үзен тотышына халыкның таләпләре зурдан. Мөслимәләрнең шундый сыйфатларын үстерү юнәлешендә мөхтәсибәт оештыра торган эшләрнең берсе – бәйгеләр.
-
Коръән уку бәйгесе үткәрелде
Казанның «Рәшидә» Корьән ятлау үзәгеннән килгән кунаклар - жюри составы 50гә якын баланың чыгышына бәя бирде.
-
Гарәп теле дәресләре үтә
Корьән Кәримне аңлап укыр өчен аның хәрефләрен дә, телен дә өйрәнү кирәк.
-
Унбер айның солтаны
Бу айда ураза тоту – намаз үтәү, зәкят бирү кебек иң мөһим, беренче чиратта башкарылырга тиешле фарыз гамәлләрнең берсе. Мөселманнар бу айны зур кунакны көткән кебек көтеп ала. Бер елда 12 ай булып, Аллаһы Тәгалә иң мөбарәк ай дип Рамазан Шәриф аен тәгаенләгән.
-
Күркәм бәйрәм
Салауз-Мухан авылындагы «Сафа» мәчетендә яттан Коръән сүрәләре, аятьләр сөйләп, вәгазьләр уку осталыгында ярышып күркәм бәйрәм оештырганнар.
-
Күркәм холыклылар җәннәткә керер
Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазе.
-
Гаепне үзеңнән эзлә
- Абыстай, Сезнең белән сөйләшеп, киңәшләрегезне ишетәсем килә. Менә мин биш тапкыр өйләндем, ник берсе белән гомер итим. Барысы да азрак торалар да китеп баралар, – дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр Сәйдә Аппаковага.
-
Исламда хатын-кыз
Ананың тәүге тамчы сөтеннән үк балага аның әдәп-әхлагы, иманы, тәрбиясе күчә.
-
Исламга беренче адымнар
28 гыйнварда Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә “Ислам. Беренче адымнар” исемле биш көнлек интенсив уку курслары башланды.
-
Март аена намаз вакыты
Март аена намаз вакыты
-
«Ислам.Беренче адымнар» кыска курслары йомгакланды
«Аллаһның динен аңларга омтылган кешене Аллаһ мәшәкатьләрдән азат итәр һәм көтмәгән урыннан нигъмәтләре белән бүләкләр.» Хәдис.
-
Республикакүләм вәгазь бәйгесе үткән
Ислам динен популярлаштыру, хатын-кызлар арасында талантлы вәгазь сөйләүчеләрне барлау һәм ачыклау максатыннан «Җәмигъ» мәчетендә ,,Әйтер сүзем бар сезгә...” республикакүләм вәгазь бәйгесе оештырылган.
-
Әхлакны төзәтү
Пәйгамбәребез: «Үзара бәхәсләшкән вакытта, бер кеше ялган сүздән сакланса, аның өчен җәннәтнең читендә сарай (дворец) бина кылыныр. Бәхәс вакытында хак сүзне дә куйса (ягъни хак булып та әрләшүдән китсә), аңа җәннәтнең уртасында бина кылыныр. Бер кеше үзенең холкын гүзәлләштерсә, аңа җәннәтнең югары бер җирендә бина кылыныр», - дигән.
-
Мәчеттә - музей ачыла
Жәмигъ мәчетендә төбәкнең ислам тарихын барлый башлаганнар.