Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Яңа мәчет сафка басты

Иске Чакмак авылында нибары 24 хуҗалык исәпләнеп, аларда 60ка якын кеше гомер итә. Авыл бәләкәй булса да, халкы бердәм. Шулай булмаса, кечкенә генә авылда уртак көч белән мәчет торгыза алырлар иде микән?!

Әлеге изге эшкә авыл халкы бердәм булып булышты, ди Иске Чакмакта гомер итүче мәгариф ветераны Нурия Шәрифуллина:

– Иске Чакмак башлангыч мәктәбе янында буш җир бар иде, мәчет шунда төзелде. Авылыбызның элеккеге мулласы Миңнехан абый Бәдретдинов улы Камилгә авылда мәчет салдыру өчен акча калдырган. Әлеге акчага Камил газобетон сатып алды. Абыйсы Котдус, улы Аяз белән бергәләп мәчет төзелешен башладылар. Аларга авылда яшәү-

че Рафис һәм Зәйнулла Шәрифуллиннар, Газинур һәм Илнур Җиһангировлар, Рәис Бадагиев, Расих Хәмидуллин ярдәмгә килде. Төзелеш эшләре һәм кирәк-ярак өчен акча җыюда авылдашлар бик теләп булышты. Узган ел авылдашыбыз Шәрипҗан Мәрданшин мессенджерларда авыл төркемен ясаган иде, анда 70тән артык кеше теркәлгән, алар арасыннан да акчалата ярдәм итүчеләр булды, – ди Нурия ханым.

Самарада яшәүче якташлары Әлфинур Дәүләтшина зур суммада финанс ярдәме күрсәткән. Мөслимдә яшәүче Зөлфәт Мадьяров та төзелеш эшләрендә ярдәм иткән. Шушы авылда гомер итеп, бүген инде бакыйлыкка күчкән Гөлсинә һәм Миңнулла Шәвәлиевләрнең балалары Фазыл, Нәсимә һәм Фаил Шәвәлиевлар да өйләрен саткан акчаның күп өлешен мәчет төзелешенә тапшырганнар. Таһир һәм Булат Садыйковларның ярдәмен дә зур рәхмәт белән кабул иткән авылдашлары. Роза Шәрифуллина да балалары белән бергәләп саллы гына финанс ярдәме күрсәткән. Авылда үткән Коръән ашларыннан, авылдан читтә яшәп, Иске Чакмакка кунакка кайтып йөрүчеләрдән кергән акчаны да авыл халкы мәчет төзелеше өчен җыеп барган.

Мәчетнең тирә-юнен төзекләндерү, матурлау, бинаның эчен зәвык белән бизәү кебек эшләрне дә авыл халкы һәм читтә яшәүче искечакмаклылар бергәләп башкарганнар. Мәчеткә ай куюны Зәйнулла Шәрифуллин белән Илнур Җиһангировка тапшырганнар. 

5 июль көнне – Гашурә көнендә Иске Чакмак авылында мәчеткә ай куйдылар. Бу көнне авылга бик күп кунаклар кайткан. Гөлфия һәм Илнур Җиһангировлар, аларның әти-әниләре Әзһәр абый һәм Рәкыя апа корбан ашы үткәреп, кунакларны сыйлаган. 

Мәчет төзелешенә булышкан Шәрипҗан Мәрданшин һәм Наил Хамматуллин, кызганыч, мәчетнең сафка басуын күрә алмаган. Искечакмаклылар аларның хезмәтен онытмый, хөрмәт белән искә алалар.

Ил төкерсә, күл булыр, – ди халык. Авыл халкы бердәм булып, бергәләп тотынганда, аккан суны да кирегә бора аладыр, мөгаен. Кечкенә генә Иске Чакмак авылында яшәүчеләрнең читтән ярдәм көтмичә, үз көчләре белән мәһабәт мәчет бинасын сафка бастырулары – авыл халкының зур горурлыгы.

Фото: Мөслим мөхтәсибәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев