Мөслимдә Гыйлем бәйрәме үтте
Кечкенә укучылар өчен Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чара районыбызда быел дүртенче тапкыр уза
"Курай" паркында беренче сыйныф укучылары өчен Гыйлем бәйрәме үтте. Акыл – тузмас кием, гыйлем – корымас кое” исеме астында оештырылган чараны район мөхтәсибәте өчен аеруча күңелле итеп әзерләнгән иде.
Кечкенә укучылар өчен Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган чара районыбызда быел дүртенче тапкыр уза. Балаларны районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Балалар төрле кызыклы уеннарда, мастер-классларда, ярышларда катнашты. “Мизгел” яшьләр үзәге волонтерлары берничә мәйданчыкта эстафеталар оештырды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чабата ясарга өйрәтте. Балалар китапханәсе оештырган яшел фотозонада балалар истәлеккә фотога төште.
Мөхтәсибәт рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучы балалар өчен шөгыльләр оештырды. Асфальтка да, кәгазьгә дә рәсем ясарга бик яраталар балалар. Аларның кулларыннан акбур, кайчы, төсле карандашлар төшмәде. Бәйрәм азагында балаларга бүләкләр тапшырылды. Күчтәнәчләр, шарлар бәйрәмне тагын да истәлекле итте.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев