Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Гошер садакасы нәрсә ул һәм күпме бирелә?

Казанның Әхмәдзәки мәчете телеграм-каналында гошер сәдакасы нәрсә ул, кемгә һәм күпме бирелә икәнен аңлаталар

«Гошер – ул бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкятнең бер төре. Ә нәрсә соң ул зәкят? Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге садака.

«Зәкят» сүзенең тәрҗемәсе – чистарту. Чөнки, зәкят кешеләрнең байлыгын мал-мөлкәт туплау вакытында килеп чыккан төрле хаталардан һәм ялгышлардан, ярамаган эшләрдән чистарта. Зәкят – Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкят бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яши башлый. Зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән арындыра.

Гошер – ул зәкятнең бер төре. Гошер зәкятенең төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү фарыз (тиешле) санала», – диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: © «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев