Мәдәният

«Ул шигърияттә очучы булды»: Харрас Әюпның 80 еллыгын туган авылы Түреш билгеләп үтте

Шагыйрь, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюпның тууына 80 ел тулу уңаеннан, аның туган авылы Түрештә «Күңел сандыгы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды

Тантанага район башлыгы Альберт Хуҗин да килгән иде. Ул Харрас Әюпның «Мөслим көзе» исемле шигырен сөйләде һәм аның иҗатына югары бәя бирде:

– Харрас Әюп Мөслим, аның табигате, кешеләре турында бик матур язган: биш куплетлы шигырь берничә томлык китапны алыштыра! Мондый шигырьләр язган кешенең иҗатын онытырга хакыбыз юк! – диде ул. – Харрас Әюпның китабын укып чыккач, юри генә санадым: анда «чишмә» сүзе кергән 170ләп шигырь бар. Шуңа безнең очрашуыбыз клубта яки башка җирдә түгел, ә Харрас чишмәсе янында уза.

 Бер нәселдән…

Язучы Ләбиб Лерон шагыйрь белән бер тамырдан булуын ассызыклады:

– Мөслимнән бик күп язучылар, иҗат кешеләре чыккан... Мин моңа ышанам. Харрас абый белән без – бер нәселдән. Ул зур шагыйрь иде. Аның һәр шигыре – бер дөнья. Түрешкә кагылышлы бер шигырен генә алсак та, анда бөтен авыл, бөтен татар дөньясы сыйган! Чарада катнашучылар шагыйрьнең фаҗигале балачагын искә алдылар. Указлы мулла булган бабасы репрессиягә эләгә, ә әтисе Гыйльмегали Бөек Ватан сугышыннан соң вафат була. Биш баланы әниләре ялгыз аякка бастыра. – Мәктәптән бирелгән өй эшләрен эшләгәч, бездә әдәби кич башлана иде. Атилла Расихның, Гариф Гобәйнең китапларын укый идек. Харрас абыйның язучы булуына да алар тәэсир иткәндер. Әнкәй бик матур җырлый иде. Абыйның нечкә күңелле, шигъри җанлы булуы әнидәндер, дип уйлыйм, – диде шагыйрьнең сеңлесе Әлфия Әюпова. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов – Харрасның сабакташы һәм балачак дусты. Ул шагыйрьнең спорт сөючән, чая булуын, велоспорт буенча республика данын яклавын сөйләде: – Комиссиягә дә барып кайтты, әмма сәламәтлеге буенча үтә алмады. Шулай да ул шигърияттә очучы булды. 2008 елның августында... Харрас: «Үзебезнең нигезгә кайтып, кечкенә генә йорт салып, шунда яшисем килә», – дигән иде. Шушы елның 8 октябрендә ул Түрешкә мәңгелеккә кайтты.

Харрасның иҗаты – татар милли кодының нигезе

Каләмдәшләре Харрас Әюпның артык тыйнак булуын билгеләп үтте. Язучы Фоат Садриев фикеренчә, нәкъ менә шул сыйфат аның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясен ала алмавына китергән.

– Харрасның бөтен иҗаты Тукайча: ул милләткә табынып, аны яшәтергә, күтәрергә тырышты. Аның кайсы гына шигырен алсаң да, һәр сүзе – символ... Харрасның иҗаты – татар милли кодының нигезе. Ул авыл турында язганда да, үз язмышы, әнисе турында язганда да милләт турында яза. Төп концепция – үткәннәрне онытмаска кирәк!

Халык күңелендә – мәңгелек

Әдәби-музыкаль чарада райондашларыбыз башкаруында Харрас Әюпның шигырьләре, җырлары яңгырады. Чарада Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабырның катнашуы, якташ язучыларның кайтуы шагыйрьгә карата зур хөрмәтне күрсәтте. Бу көнне күпләр Харрас Әюп иҗатын яңадан ачты: аның әдәбияттагы урыны ныклы, ә рухы халык күңелендә яши.

Римма Афзалова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев