Каенсаз метеориты: сер белән төшкән галәм кунагына багышланган стенд ачылды
Яңалыклар

Каенсаз метеориты: сер белән төшкән галәм кунагына багышланган стенд ачылды

Метеорит 1937 елда Каенсаз авылы янына төшә. Мәгълүмати стенд шуны истә тотып эшләнде. Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылды

Метеорит 1937 елда Каенсаз авылы янына төшә. Мәгълүмати стенд шуны истә тотып эшләнде. Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырылды. 

Тарихка күз салсак, 1937нче елның 13 сентябрендә Каенсаз авылы янына, һавада ук ярылып, шартлау тавышлары чыгарып, метеорит төшә. 52 килограмм 375 грамм авырлыктагы кисәкләрнең берсе басуда эшләгән колхозчы Мәүлүдә Бәдриевадан 4-5 метр гына читкә барып төшә. Шартлау дулкыны аны аяктан ега. Метеорит 15 кисәккә таркала. Күк җисеменең гомуми авырлыгы 210 килограммнан артык була, ә 102,5 килограммлы иң эре кисәге, урманга төшеп, агач ботакларын сындыра. 

– Күмерле хондрит тибындагы метеорит төшү районыбыз һәм Татарстан өчен генә түгел, ә дөньякүләм вакыйга була. Бу хәл турында хәбәр “Известия” газетасының 1937нче елның 27 октябрь санында басылып чыга. Метеорит төшү урынын геолог Леонид Селиванов тикшерә. Ул метеорит фрагментларын Мәскәү һәм Казан университетлары музейларына алып кайта. Метеорит төшкән зонада аның фрагментларын эзләү әле дә дәвам итә. 2027 елда метеорит төшүгә 90 ел тулачак. Бу вакыйганы киләчәк буыннар өчен истәлек итеп калдыру максатында мөһим адым ясыйбыз, дип уйлыйм, – дип сөйләде Мөслим туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин. 
 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 17 сентябрь саныннан укыгыз.


Нет комментариев