Закон – гаделлек сагында
Казан – пылау, рагу, шулпа һәм башка тәмле ризыклар әзерләү өчен алыштыргысыз савыт. Ләкин иң сыйфатлы казанны да дөрес кулланмау аркасында бозарга мөмкин
Проблеманың башы: сыйфатлы казан сатып алу
Райондашыбыз бер кибеттән ябышмас катламлы (антипригарный) казан сатып ала. Казан алганда, сатучылар райондашыбызга агрессив юу чараларын кулланырга ярамавы, агач калаклардан гына файдаланырга кирәклеге турында искәртә. Ләкин, куллана башлагач, казан эчендә һәм капкачында “куыклар” барлыкка килә һәм коррозия, күгәрек пәйда була. Казанның бер катламы куба башлый.
Сатып алучының беренче адымы: акчаны кайтару таләбе
– Бер генә дәүләт органының да административ тәртиптә хуҗалык субъектын гражданнарга нинди дә булса акча түләргә мәҗбүр итәргә хокукы юк. Шуңа сатучы кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартса, бәхәс суд тәртибендә чишелергә тиеш, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Регина Мослахова.
Закон нигезе: сатучының бурычлары
Белгечләр кулланучыга закон нормаларын аңлаткан һәм казан саткан оешма җитәкчелегенә хат юллаган. Анда, товардагы кимчелекләрнең сәбәпләре турында бәхәс туганда, сатучының, вәкаләтле оешманың яки шәхси эшмәкәрнең, импортерның товар экспертизасын үз хисабына үткәрергә бурычлы булуы турында язылган. Товарга экспертиза, кулланучының акчаны кире кайтару турындагы таләбенә бәйле рәвештә, ун көн эчендә уздырылырга тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәрүдә катнашырга хокуклы.
– Товар экспертизасы бәйсез бәяләү үзәгендә үткәрелә. Кулланучыга бу хакта хәбәр ителә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эксперт казандагы күпсанлы дефектларның кулланучының ябышмас катламлы савытны куллану кагыйдәләрен үтәмәве аркасында килеп чыккан дигән нәтиҗә ясаган, – ди Регина Мослахова.
Экспертиза шартлары һәм кем түли
Товар экспертизасы нәтиҗәсендә андагы кимчелекләр сатучы (җитештерүче) җаваплы булмаган очраклар аркасында килеп чыгуы расланган икән, кулланучы сатучыга (җитештерүчегә) экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук тикшерүгә бәйле товарны саклау һәм транспортта илтү чыгымнарын да компенсацияләргә бурычлы.
Кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә тели. Бу да – аның хокукы. Экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгәндә, кулланучылар судка мөрәҗәгать итә ала.
Фото – Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев