Мөслимдә “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивале үтте
Районыбызның төрле авылларыннан 9 күркәм гаилә үз чыгышларын тәкъдим итте
Ныклы гаилә – көчле дәүләт нигезе Республикабызда “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивале старт алдыТатарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты әлеге фестивальне 2019 елда үткәрә башлады. Шуннан бирле чара ел саен уздырыла. Ул гаиләләрдә шәҗәрәләрне өйрәнү традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, буыннар арасында бәйләнешне ныгытуга, киң җәмәгатьчелек игътибарын Татарстан тарихына һәм үз гаиләсенә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
Фестиваль 2024 елда узган иде инде. Оештыру комитеты, фестиваль нигезләмәсенә үзгәрешләр кертеп, муниципаль этапны алданрак үткәрергә карар кылган. Шул рәвешле быел районнарда башланган бәйгенең зона этабы – 2025 елның февраль аенда, ә финал өлеше 15 майда уздырылачак.
Кичә район мәдәният йортында фестивальнең муниципаль этабы үтте. Анда районыбызның төрле авылларыннан 9 күркәм гаилә үз чыгышларын тәкъдим итте. Араларында дүрт буынын торгызганнары да, 11 буын бабасының нәсел җепләрен барлаганнары да бар.
Гаиләләр үзләре яратып әзерли торган сый-нигъмәтләр, нәсел агачы – шәҗәрәләр, гаилә ядкәрләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Бәйгегә әзерләнгән вакытта гаиләләр архивка да мөрәҗәгать иткәннәр һәм бик күп яңа фактларга тап булганнар.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 15 ноябрь саныннан укыгыз.
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев