Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

«Кызыл, сары, яшел” конкурсында көч сынаштылар

Гимназия базасында яшь юл инспекторлары отрядлары арасында “Кызыл, сары, яшел” исеме астында бәйге узды.

Мөслим гимназиясендә “Кызыл, сары, яшел” исеме астында яшь юл инспекторлары отрядлары көч сынашты. Муниципаль бәйгедә 14 команда катнашты.

Конкурсның максаты – мәктәп яшендәге балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауда яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларының ролен арттыру. Бәйгенең нигезләмәсе буенча командалар “Өлкән кеше, син безнең өчен үрнәк!” темасына агитация чыгышлары әзерләде.

1 урынга Мөслим лицееның ЮИД отряды лаек булды.

2 урында – Баек мәктәбенең ЮИД отряды.
 Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең ЮИД отряды 3 нче урынны яулады.

Күбәк мәктәбенең ЮИД отряды “Теманы иң яхшы ачу” номинациясендә, Олы Чакмак мәктәбе командасы “Балалар бәхете өчен берләшү” номинациясендә, Мөслим урта мәктәбе командасы “Синең тормышың – синең кулларда” номинациясендә җиңүче булды. Катнашучыларга Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 Лилия Шәймиева репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев