“Асылташ”лар сынатмый
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп һәм гаилә театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк” II республика фестиваль-бәйгесен үткәрде
Октябрь ахырында мәртәбәле жюри коллективларның 70тән артык чыгышын карап, аларга бәя бирде. Районыбыз данын бәйгедә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең “Асылташ” балалар театры яклады. Кечкенә артистлар узган ел Радик Фәизовның “Саодака” пьесасын сәхнәләштерсә, быел балалар театрының зурлар төркеме татар әдәбиятының йөзек кашы – К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасыннан өзекне тәкъдим итте.
29 укучы уйнаган, җыр-биюгә, милли моңнарга бай булган спектакльнең өзеген жюри сокланып карады. “Массовка булса, мөслимлеләрнеке төсле булырга тиеш!” – дип бәяләде яшь артистларның уенын якташыбыз, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
Театрда шөгыльләнүчеләр җанлы, матур чыгышларын берничә мәртәбә мәктәп укучыларына, әти-әниләргә күрсәттеләр. Шул рәвешле яшь артистлар бәйгегә барыр алдыннан чыныгу алдылар.
8 ноябрь көнне “Асылташ” балалар театры бүләкләү тантанасында катнашып, “Иң яхшы ансамбль” номинациясендә бүләкләнде. “Бу – безнең беренче бәйгебез һәм беренче уңышыбыз. Бәйгеләребез әле күп булачак!” – дип, шатлыгы белән уртаклашты театр җитәкчесе Синара Яббарова.
Фотолар - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев