Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Горурланабыз

Укучылар үзләренең әби-бабаларының язмышлары белән укучыларыбызны да таныштыралар.

Комбайн штурвалы артыннан – фронтка

Карт бабам Хөснимәрдән Сәхәбетдинов, Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлагач, Вәрәшбаш авы­лында эшли башлый. Әбием Бәдертҗа белән тормыш ко­ралар.

Бөек Ватан сугышы баш­лангач, ир-егетләрне сугыш­ка ала башлыйлар. Комбайн­чылар бик аз булу сәбәпле, ба­бамны бронь белән фронтка җибәрми торалар. Ләкин 1943 елда аңа да повестка килә. Ба­бам Смоленск шәһәре өчен барган сугышларда катнаша. 1944 елда, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары бераз төзәлгәч, Вәрәшбашка кайта. Ике елдан соң, тәмам савыгып беткәч, кабат ком­байн штурвалы артына утыра.

Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен баба­быз беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Гөлинә Мөэминова, Мөслим 

 

Балачагын сугыш урлаган

Тыл һәм хезмәт вете­раны Фатыйха әбиемә – 91 яшь. Ул безнең белән яши. Мин аны бик яратам һәм һәрвакыт булышырга ты­рышам.

Аның балачагы авыр су­гыш елларына туры килә. 13 яшендә колхозга эшкә чыга. Сарык карый, сыер сава ул. Чөнки сугыш вакытында карт әби-бабайлар да, балалар да эшләргә мәҗбүр булганнар. Сугыш тизрәк бетсен дип ты­рышкан алар.

Әбием белән бик тә горур­ланам, аның киңәшләрен то­тарга тырышам. Сугышлар яңадан кабатланмасын дип телим.

Рәфил Баһауов, Вәрәшбаш

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X