Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Инфраструктура

Районда юллар ремонты дәвам итә

Өченче урау юлда асфальт җәю эше узган елның октябрь аенда башланды

Районда юллар ремонты дәвам итә. Мөслимдәге өченче урау юлда бүген җәяүлеләр өчен бордюрлар ясала. Алга таба юлчылар икенче кат асфальт җәюгә керешәчәк. 

Өченче урау юлда асфальт җәю эше узган елның октябрь аенда башланды. Әлеге юл участогы аеруча зур игътибар таләп итә. Авыр йөк машиналары хәзер шуннан йөреячәк. Моңарчы техника артыннан күтәрелгән тузан “Яңарыш” микрорайонында яшәүчеләргә мәшәкатьләр тудыра иде. 

– Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән өченче урау юл ясыйбыз. Асфальт салынды, бордюрлар куябыз. Һава торышы да уңай тора. Бордюрлар урнаштырылып беткәч, юлга икенче кат асфальт түшәләчәк. Ул 2,5 километр-ны тәшкил итәчәк, – диде “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы җитәкчесе Нияз Шәймиев. 

Ремонт эшләрен “Татавтодор” оешмасы эшчеләре башкара. Юл салучылар арасында чит милләт вәкилләренең дә булуына игътибар иттек. Алар районыбызның төзек булуына өлеш кертә алуларына сөенүләрен белдерделәр

– Мөслим – бик матур район җирлеге. Без, берничә егет, Әрмәнстаннан килдек. Вакытлыча эшкә урнаштык. Узган ел да шушы участокта эшләгән идек: асфальт түшәдек. Быел үзебез башлаган эшне дәвам итәргә килдек. Эшне сыйфатлы итеп башкару каныбызга сеңгән. Мөслимлеләр төзек һәм тигез юллардан гына йөрсен! – ди Армен Ароян.

– Мөслимнең бу башында аерым бер микрорайон калкып чыкты. Яңа йортларга, заманча биналарга карап, шәһәр бит бу дип уйлап куям. Бөтен җир төзек, матур. Бу урамга асфальт салыныр, юл кырыена бордюрлар урнаштырылыр, дип көтмәгән идек. Яңа салынган юлларны, матур биналарны күз карасыдай сакларга кирәк. Без республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле! – ди райондашыбыз Рәмилә Мәхмүтова.

Шөкер, быел да Мөслимдә күләмле ремонт эшләре башкарыла. Үрәзмәт – Октябрь юлында күпер ремонты төгәлләнде. Хәзер биредә икенче катлам асфальт салу өчен нигез әзерләү эше бара. Шуганка авылына керү юлында да асфальт салыначак. Әлегә биредә юлны тигезлиләр. Алга таба Югары Табын авылында асфальт салу эше башланачак. Шундый ук эшләр быел Катмыш һәм Иске Карамалы авылларында да башкарылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев